Россия Мәгариф министрлыгы яңа акция үткәрә

2020 елның 4 сентябре, җомга

8-30 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Перемена с книгой» акциясе узачак. Акция матур әдәбият уку белән кызыксыну формалаштыруга, мәктәп укучылары тормышында китапның ролен арттыруга, әдәбият белән кызыксынуны үстерүгә һәм китапханәләргә йөрүгә юнәлтелгән.

Нәкъ менә китап ярдәмендә бала уйларга, анализларга өйрәнә, хыялын үстерә, еларга яки геройлар белән бергә көлергә мөмкин. Укучылар үзләре кызыклы жанрларны сайлаячак. Акциядә катнашып үзеңнең яраткан китабың турында сөйләргә мөмкин.

Моның өчен мәктәптә тәнәфес вакытында ошаган китап белән фото ясарга һәм аны «Вконтакте» яки «Инстаграм» социаль челтәрләрендә #переменаскнигой, #читаемкнигки, #минпросвещениярф хештеглары белән урнаштырырга,  әлеге сайтның махсус бүлегенә җибәрергә https://edu.gov.ru/book/ кирәк. Конкурста "селфи" форматындагы фотолар да катнашырга мөмкин. Моннан тыш фото астында нигә  тәнәфестә уку өчен нәкъ менә бу китапны сайлавыгыз турында сөйләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International