14 сентябрьдә ил мәктәпләрендә бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. 12 октябрьгә кадәр Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар ВПР язачак.
Төп предметлар буенча белемнәрен 5 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр 6 млн укучы тикшерәчәк.
Быел ВПР узган ел программасы буенча "керү" мониторингы сыйфатында уза,мәктәпләр күрсәтелгән вакыт кысаларында уздыру көнен мөстәкыйль билгелиләр. Эш икенче-дүртенче дәрестә үткәрелә. ВПР өчен билге куелмый.