Тематик атнаның партнёры булып «Россия Тарихи реконструкцияләр Клублары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте («Росрекон» ООД) тора. Конкурста катнашучылар танылган реконструкторлар белән очраша, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белә һәм төрле реконструкция һөнәрләре, шул исәптән урта гасыр киемнәрее күрә алачак. Шулай ук аларны тематик акцияләр һәм челленджлар да көтә.