Татарстанда ел саен "Россия ел тәрбиячесе" Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы уза. Конкурсның төбәк этабы 3 этаптан тора - муниципаль, зональ, йомгаклау.
Агымдагы елда “Ел тәрбиячесе” конкурсының зона этабында мәктәпкәчә учреждениеләрдән 105 педагог катнашты: тәрбиячеләр, музыка укытучылары, логопедлар, психологлар. Зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 20 конкурсант бәйгенең йомгаклау этабында катнашачак.
14-19 сентябрьдә "Ел тәрбиячесе-2020" республика һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза. Ул үз эченә дүрт конкурс турын ала: балалар белән педагогик чара, мастер-класс, "Минем уңышлы проектым" доклад-презентациясе, түгәрәк өстәл.
Өченче һәм дүртенче конкурс чаралары нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган катнашучылар арасыннан оештыру комитеты конкурс җиңүчесен, призерларны, лауреатларны һәм номинантлары билгелиячәк.
19 сентябрьдә Казан шәһәренең В.И.Ленин ис. КДКда 15.00 сәгатьтә "Ел тәрбиячесе-2020" республика һөнәри конкурсында җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узачак.