Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы узачак

2020 елның 18 сентябре, җомга

«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылаы. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Конкурсның зона этабы Татарстан Республикасының 45 муниципаль районыннан 50 конкурсант катнашында 2020 елның 24 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр 9 зонада үткәрелде.

Ә инде Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегеннән иң яхшы 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы Казан шәһәренең 175 нче һәм 180 нче гимназияләре базасында  16 нчы сентябрьдән  19 нчы сентябрьгә кадәр һөнәри осталыкта көч сынашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International