Казан радиомеханика көллиятендә “Яшь профессионаллар” милли чемпионатының финалы узды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

10-14 сентябрьдә  Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» махсуслаштырылган компетенция үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча финалы узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе һәм “ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә Казан радиомеханика көллияте “Электроника” (WorldSkills 16-22 яшь) һәм “Электроника ЮНИОРЫ” (WorldSkills Junior 14-16 яшь) компетенцияләре буенча һөнәри осталыкның финал ярышларын уздыру өчен конкурс мәйданчыклары оештыра.

Мәйданчык инфраструктура таләбе, конкурс биреме һәм компетенцияне техник тасвирлау нигезендә, ягъни тулысынча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) берлеге тарафыннан килештерелгән инфраструктура таләпләре нигезендә җиһазландырылган.

Финал яңа дистанцион форматта уза, ул конкурсантлар биремнәрен РФ субъектларында "өй" мәйданчыкларында урнаштырылган видеокамералар күзәтүе астында үтәүне күздә тота.

Ярышлар барышын һәм эш программасын онлайн-трансляция ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан күзәтергә мөмкин.

Финалны ачу тантанасы 6 сентябрьдә узды. Җиңүчеләрне бүләкләү һәр компетенция буенча ярышлар тәмамланганнан соң онлайн-марафон форматында этаплап үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International