Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча (ВПР) билге куелмаячак. Бу хакта бүген ВПР башлануга багышланган матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барлык Россия мәктәпләрендә контроль эшләр узачак. Аларның максаты - 5-9 сыйныф укучыларының белемнәрен диагностикалау. Ә быел - дистанцион уку чорында алган белемнәрнең үзләштерелүен өстәмә тикшерү дә.
- Быел без кагыйдәләрдә ачык теркәдек: ВПР өчен журналларга да, көндәлекләргә дә бернинди билге куелмаячак, - дип ассызыклады Анзор Музаев. - Моннан тыш, мәктәпләр чирек, еллык һәм башка йомгаклау билгеләрен чыгарганда ВПР нәтиҗәләрен исәпкә алырга тиеш түгел. Шулай ук ВПР нәтиҗәләре баланы икенче сыйныфка күчерү яки күчермәү буенча карар кабул итү өчен сәбәп түгел.