Россиядә квант исәпләүләренең беренче халыкара мәктәбе ачылды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

14 сентябрьдә "Сириус" университеты, Росатом һәм Россия квант үзәге квант исәпләүләр буенча беренче халыкара мәктәпне эшләтеп җибәрде. Бу яшь галимнәр - студентлар, вуз һәм аспирантура тәмамлаучылар өчен яңа мөмкинлек. Аларны Гарвард, Оксфорд, Нильс Бор институты һәм башка танылган университетлардан профессорлар укытачак.

Мәктәптә иң беренчеләрдән булып  Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Томск һәм Новосибирскидан сайлап алынган 74 кеше белем алачак.  Укырга керергә теләүчеләрдән барлыгы 200гә якын гариза кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International