Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларга 125 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко "Цифрлы икътисад" АНО оештырган "Цифрлы дәрес"тә чыгыш ясаганда искә төшерде.
Мондый грант бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерелә. Аны алуга математика, информатика һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә аерым казанышлары булган укучылар дәгъва итә ала.
Бу акчаларны IT буенча өстәмә курсларга түләүгә җибәрергә мөмкин, дип киңәш итте укучыларга Дмитрий Чернышенко. Аның сүзләренчә, IT-белгечләргә ихтыяҗ хәзер бик зур.
Гаризаны 2020 елның 1 сентябреннән 10 октябренә кадәр тапшырырга кирәк. Аны мәктәп укучылары үзләре дә, аларның законлы вәкилләре дә рәсмиләштерә ала. Грант түләү буенча карарлар 2020 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк.