“Театраль Идел буе” фестивале дәвам итә

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

“Театраль Идел буе” укучылар һәм студентлар колелктивлары фестиваленең икенче мизгеле башланды.

Анда яшьләр театр коллективлары һәм студияләре шулай ук балалар театр коллективлары һәм студияләре катнаша ала.

2020 елның декабренә кадәр дәвам иткән фестивальнең беренче этабында төбәкләрдә сайлап алу турлары узачак. Нәтиҗәләр буенча һәр төбәк ике номинация буенча үз җиңүчеләрен билгели. 

Икенче этапта җиңүчеләрнең видео язмалары фестивальнең сайтына урнаштырыла һәм социаль челтәрләргә куела. Бу этап алдагы елның февралендә эксперт жюринең тавыш бирүе белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International