Депутат хатын-кызлар күп балалы укытучылар гаиләләренә планшетлар тапшырды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Дәүләт Советының  «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе  тарафыннан оештырылган "Игелек кыл" хәйрия акциясенең өченче этабы башланды. Аның кысаларында гомумбелем бирү учреждениеләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырылды. Тантаналы чара видеоэлемтә режимында 25 муниципаль берәмлектә узды. Проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, быелның июнендә старт алган проектның төп максаты - биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә пандемиясе чорында ярдәм итү була. Исегезгә төшерәбез,  акциясенең беренче этабы кысаларында гаджетлар медицина хезмәткәрләре гаиләләренә, икенче этап кысаларында социаль хезмәткәрләр гаиләләренә бүләк ителде.

Татьяна Ларионова өченче этап кысаларында 55 планшетны тапшыруны символик мәгънәгә ия дип белдерде. "Мәктәп - ул бик яхшы белемнәргә омтылу, бишлегә уку урыны. Шуңа күрә ике бишлек күләмендә планшетлар тапшырырга карар кылынды ", - диде ул.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, быел берничә хәйрия проекты һәм акцияләре кысаларында мәктәп укучыларына республика буенча 8 меңнән артык планшет һәм ноутбуклар бирелгән. Аның сүзләренә караганда, укытучылар пандемия чорында дистанцион белем бирүне оештыру һәм уздыруны уңышлы башкарып чыккан.

"Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе быел гына түгел, һәрвакыт безнең янда, хатын-кыз депутатлар гаиләләргә, шул исәптән укытучыларга һәм аларның балаларына даими ярдәм күрсәтә. Ә агымдагы елның мартында, пандемия башлангач, алар бәя биреп булмый торган ярдәм күрсәттеләр. Агымдагы вәзгыять мәгариф системасының теләсә кайсы катлаулы ситуациядән чыгарга мөмкин булуын раслады. Укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Депутат хатын-кызлар һәрвакыт безнең белән булсын, ә укытучылар җәмгыятебез өчен үрнәк булып калсын иде”, - дип билгеләп үтте Илсур Хәдиуллин.

«Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе офисында планшетлар Вәлитов, Гыйльметдинов, Нәбиуллиннар һәм Долговлар гаиләләренә бирелде.

Үз муниципалитетларында планшетлар алган гаиләләр арасында Арча районыннан Минзилә Галиева гаиләсе дә бар иде, ире белән бергә 11 бала тәрбияли.

Җавап сүзендә укытучылар депутатларга  күрсәтелгән игътибар һәм үз вакытында ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. "Мондый авыр вакытта ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр табылуы яхшы. Бик зур рәхмәт сезгә», - диде Алсу Нәбиуллина.

"Без барлык әниләргә, барыннан да элек, сәламәтлек, ә барлык әтиләргә - үз хатыннарына ярдәм һәм балалар турында кайгырту телим. Бәхетле булыгыз, - диде Татьяна Ларионова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International