Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул итү тәмамлана

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагоглар советына керү өчен гаризалар кабул ителә башлады.  Ул ведомствога федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итүдә ярдәм итәчәк. Гаризалар кабул итү 5нән 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Сайлап алуда катнашуга мәктәптә кимендә биш ел эш стажы булган барлык Россия укытучылары чакырыла. Совет әгъзалары 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Одноклассники социаль челтәрендәге махсус кушымтада узачак ачык бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Бөтенроссия тавыш бирүдә җиңүчеләрнең исемнәре 5 октябрьдә Укытучылар көнен бәйрәм итү вакытында игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International