Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның югары квалификация категориясе булган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Динә Билалова педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен премияләр түләнә торган мәгариф оешмалары укытучылары исемлегенә керде.
Динә Билалова, премия бирү аның өчен көтелгән вакыйга булды, дип сөйләде. Конкурс кысаларында педагогның эше соңгы өч ел дәвамында бәяләнде: халыкара конференцияләрдә, педагогик осталык конкурсларында катнашу, авторлык эшләнмәләре һәм башкалар. Динә Билалованың һөнәри педагогик стажы 22 елдан артык.
Татарстан Республикасында бу премияне 25 педагогка алды.