Алабуганың 1 меңгә якын укучысы "Музейда дәрес" яңа проектында катнаша. Аны оештыручылар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Алабуга районы Мәгариф идарәсе.
Проект музей-күргәзмә объектларының берсендә мәктәп программасыннан дәресләр үткәрүне күздә тота. Бу, календарь һәм тематик планлаштыру нигезендә дәреснең үзе дә, материалны беркетү сыйфатында үткәрелә торган өстәмә дә булырга мөмкин. Барлык дәресләр дә музей коллекцияләре нигезендә төзелгән, бу укучыларга теманы тирәнрәк, ачыграк өйрәнергә, аны үзләштерергә һәм озак елларга истә калдырырга мөмкинлек бирә.
Проектның беренче көнендә 43 дәрес үткәрелде- укучылар И.И.Шишкин музей-йортында, декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә, М.И.Цветаеваның әдәби музеенда, Көмеш гасыр китапханәсендә, В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеенда, шәһәр тарихы музеенда, Н.А.Дуровой музей-утарында һәм Хәтер музеенда булдылар.