2020 ел ахырына кадәр «Салават күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзелеп бетәчәк

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы ел ахырына кадәр Казанның «Салават күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеп бетәчәк. Бу ике бассейны, ике спорт-залы, зур спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы һәм яңача җиһазландырылган уку кабинетлары булган заманча мәгариф учреждениесе булачак. Бүгенге көндә районда бер генә мәктәп бар. Ул артык йөкләнеш белән эшли, шуңа күрә яңа объектка ихтыяҗ бик зур, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. Ул төзелеш эшләре барышын контрольдә тотты һәм эшләр тәмамланганчы хезмәт коллективын формалаштыруны башларга кушты.

«Бүгенге көнгә «Салават күпере» торак комплексында 40 йорт файдалануга тапшырылган, монда 20 мең шәһәрле яши. Тагын 8 йорт төзелә    – бу тагын 2,5 мең кеше. Шуңа күрә бу мәктәп безнең барыбыз өчен дә күптән көтелгән объект, – диде Мэр. – Социаль инфраструктура биредә яшәүче казанлылар саны артыннан өлгерә. Без инде биш балалар бакчасы ачтык, тагын икесе төзелә, мәктәп белеме бирү мөмкинлеге белән бәйле мәсьәлә дә хәл ителә».

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча өч катлы мәктәп бинасы узган елның көзендә төзелә башлады, подрядчы оешма – «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Хәзерге вакытта объектта төзелешнең соңгы этаплары – штукатурлау эшләре, стяжка урнаштыру, плитәләр салу, бизәкләү һәм буяу эшләре башкарыла. «Ак таш» компаниясенең баш инженеры Равил Әхмәтвәлиев сүзләренә караганда, төзелеш 70%-ка башкарылган.

«Бүгенге көндә түбәне монтажлау буенча эшләр тәмам, фасадны төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, барлык тышкы челтәрләр: җылылык, канализация, су белән тәэмин итү челтәрләре сузылган, – дип хәбәр итте Р.Әхмәтвәлиев. – Тәрәзәләрне ясап бетерәсе, сыйныф ишекләренең һәм янгынга каршы чыгу юлларының фрамугаларын урнаштырасы, янәшәдәге территорияне төзекләндерәсе кала». Хәзергә объектта 250-гә якын төзүче һәм 13 берәмлек техника эшли, дип өстәде баш инженер.

Мәктәп төзелешен агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International