Бүген Казанда "Ел укытучысы" конкурсы финалы узачак

2020 елның 19 сентябре, шимбә

19 сентябрьдә  Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы уза. Анда конкурсның зона этапларында финалга чыккан 65 иң яхшы педагог катнаша. Конкурсның зона этабы 9 конкурс мәйданчыгында узды: Арча, Лениногорск, Спас, Лаеш, Алабуга, Түбән Кама, Буа муниципаль районнарында һәм Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә. Һәр конкурс мәйданчыгында республиканың барлык районнарыннан 150 катнашучы өчен кирәкле шартлар тудырылды.

Региональ этапта катнашу өчен зональ этапларда "Ел укытучысы" номинациясендә 40 педагог, "Педагогик дебют" номинациясендә  25 педагог сайлап алынды. Алар - башлангыч сыйныф, инглиз һәм рус теле, рус әдәбияты, математика, химия, биология укытучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International