Ата-ана үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү максатларында ата-аналарның хокукларын һәм бурычларын, укучы һәм тәрбияләнүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын тәэмин итүдә, аларның мәгариф өлкәсендә идарә органнары һәм мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Ата-аналар республика Советы төзелде. Муниципалитетларның гомуми белем бирү оешмалары базасында укучыларның туклануына ата-аналар контроле комиссияләре төзелде. Комиссия эшенең ешлыгы - гомуми белем бирү оешмасына чиреккә кимендә 1 тапкыр һәм кирәк булганда тикшерергә чыгу. 2020 елның 16 сентябренә барлык муниципаль районнарда да укучыларның туклануына ата-аналар контроле гамәлгә ашырылды. Хисаплар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылды.