Татарстанда беренче «Кванториум» мобиль технопаркы остазлары республиканың беренче агломерациясендә VR/IT, Гео/Аэро, Промдизайн/Промробо һәм Hitech юнәлешләре буенча дәресләр үткәрә.
Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе укучылары ерак районнардан килгән балалар өчен өстәмә белем алу проблемасын хәл итү, укучыларның фәнни-техник кызыксынуын тормышка ашыру, шулай ук техник һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен “Мәгариф” илкүләм проектының "Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектның беренче катнашучылары булдылар.
226 бишенче-сигезенче сыйныф укучысы яңа технологияләр белән бәйле заманча һөнәрләр белән таныштылар һәм үзләрен робототехника, проектлаучы, модельер, виртуаль чынбарлык программисты буларак сынап карарга өлгерделәр. Остазлар шулай ук укучыларны командада нәтиҗәле эшләргә, максатлар куярга һәм аларга ирешергә, актуаль һәм кирәкле проектлар булдырырга өйрәтәчәк.