18 сентябрьдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы кысаларында WorldSkills International экспертлары һәм вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча видеоконференция узачак. Быел Россия беренче тапкыр ярышларны дистанцион форматта уздырды. Ярышларны дистанцион уздыру тәҗрибәсе белән «Электроника» компетенциясе буенча экспертлар һәм оештыручылар уртаклашачак. Шул максаттан Ярышлар белән идарә итү үзәгендә («Казан Экспо» МВЦ) һәм «Электроника» компетенциясе буенча милли финалның иң яхшы мәйданчыкларының берсендә (Казан радиомеханика көллиятендә) ярышлар күрсәтеләчәк.