Россия Мәгариф министрлыгы «Media Start» Бөтенроссия медиабелемне интеграцияләүче класстан тыш чаралар методик эшләнмәләре конкурсын уздыру турында хәбәр итә. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты ярдәмендә үткәрелә.
Конкурста катнашырга барлык төр һәм типтагы гомуми белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләре чакырыла. Катнашу бушлай. Гаризалар һәм конкурс материалларын кабул итү 2020 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс эшләре заявкаларын һәм материалларын mediapedagog@mail.ru электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк.