Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советы әгъзаларын ачык бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлаячаклар

2020 елның 18 сентябре, җомга

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советында катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 1779 гариза килгән. Совет составына керер өчен заявканы һәр укытучы бирә ала, кандидатларга бердәнбер критерий - мәктәптә кимендә биш ел эш стажы булу. Заявкалар 5-17 сентябрьдә  "Россия мәгарифе" порталында һәм Одноклассники социаль челтәре мәйданчыгында кабул ителде. Хәзер финал этабы - ачык халык тавыш бирүе, аның ярдәмендә совет әгъзалары билгеләнәчәк.

Тавыш бирү 21-30 сентябрь көннәрендә Одноклассники социаль челтәрендәге махсус кушымтада узачак. Кушымта 21 сентябрьдән башлап актив булачак. Аңа сылтама Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында бастырылачак. Ачык халык тавыш бирүендә җиңүчеләрне игълан итү 5 октябрьдә, Укытучылар көнендә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International