16 сентябрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында "ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО" Идел буе федераль округы фестиваленең "Ума палата" интеллектуаль-үсеш уены региональ этабы узды.
Уенда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан Татарстан Республикасы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрдән торган сигез команда катнашты. "Ума палата" уены беренче тапкыр онлайн-форматта узды.
I урынны Лаеш балалар йорты командасы, II урынны - Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йорты командасы, III урынны Нурлат балалар йорты командасы алды. Җиңүче команда - Лаеш балалар йорты - Уфада октябрь аенда узачак уенның округ этабында катнашачак.