Әлки районында күп балалы укытучы һәм тәрбияче гаиләләренә планшет бүләк иттеләр. Планшет «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тәкъдим иткән «Изгелек кыл» хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында тапшырылды.
Проект «Бердәм Россия» партиясе белән бергә үткәрелә. Акция пандемия вакытында биш яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан оештырыла.
«Мәрхәмәт — Милосердие» җирле берләшмәсе җитәкчесе Ирина Мамбетова ата-аналарны һәм балаларны сәламләде, планшет, одеял һәм татлык ризыклар тапшырды.