Илсур Һадиуллин: Мәгарифтә иң мөһиме — бөтен булган программалар үтәлешен тәэмин итү

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Мәгарифтә иң мөһиме — хәзерге вакытта бөтен булган яхшы традицияләрне саклап, яңадан мәгарифтәге бөтен булган программалар үтәлешен тәэмин итү. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген Татарстан Президентының инаугурация тантанасы алдыннан шулай дип белдерде.

«Алдагы биш елда республика үсеше тагын да артыр, үзгәрер дип уйлыйм. Рөстәм Нургалиевич вакытында нинди үзгәрешләр, үсешләргә ирешелде, алга таба да бары тик уңышлы эшләргә генә өметләнеп калабыз. Мәгариф өлкәсенә кагылган яңалыкларга бары тик яхшы өметләр генә баглыйбыз», — диде ул.

Илсур Һадиуллин киләчәктә белем сыйфатын күтәрү бурычы торганын билгеләп узды. Белем белән бергә тәрбия мәсьәләсе дә үрелеп барырга тиешлеген әйтте. «Тәрбияле, белемле яшь буынны республикабызның киләчәге итеп күрәм», — диде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International