«Финанс белеме буенча онлайн-дәресләр» проектының көзге сессиясе башланды.
Анда 6-11нче сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә әйдәп баручы Россия экспертлары катнашында узачак.
Өйрәнү өчен 19 тема тәкъдим ителәчәк. Укытучылар булып Россия Федерациясе Үзәк банкы экспертлары, Россия Финанслар министрлыгы вәкилләре, Россиянең иң эре финанс компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре торачак. Лекторлар вебинарларында шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерү, салым органнары һәм пенсия системасы белән элемтә, кредит бирү һәм банк кертемнәре үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.
Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә нинди белем бирү учреждениесе онлайн-дәресләргә кушылырга мөмкин. Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык детальләрен түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://dni-fg.ru/