Чистайда Бөтенроссия мәктәп олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Чистай хакимиятендә «Путь к Олимпу» олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. 

Агымдагы елның 10-22 гыйнварында олимпиаданың йомгаклау үтабы узды. Анда Чистай районының алты гомуми белем бирү оешмасы укучылары катнашты.

Район башлыгы Дмитрий Иванов укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премия тапшырды. Шулай ук быел Бердәм дәүләт имтиханы буенча иң югары балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International