10-14 сентябрь көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» махсуслаштырылган компетенция үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының «Электроника» компетенциясе буенча финалы узды. Өч көн дәвамында конкурсантлар аппарат белән тәэмин итү, программалаштыру, җайланмаларны җыю һәм көйләү, электрон приборларны төзекләндерү һәм үлчәү буенча белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
«Электроника» компетенциясе буенча Татарстан Республикасын данын эксперт-тренер Максим Тарасов җитәкчелегендә Казан радиомеханика көллиятенең технологик мәйданчыгында әзерлек узган Алмаз Долгоаршинных яклады. Бу Алмазга сайлап алу ярышларын уңышлы узарга, финалга чыгарга һәм Милли чемпионатның финал ярышларында 1 нче урынны алырга мөмкинлек бирде. Алмазны, аның тренерын һәм барлык Казан радиомеханика көллияте коллективын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!