26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак.
Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгында көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукция тәкъдим итәчәк.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә җырлар, биюләр, шулай ук үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясаулар да көтелә. Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.
Ел саен ярминкәгә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары тарафыннан ихтыяҗ зур. Моны продукциянең югары күләмдә сатылуы дәлилли.