Бөтенроссия һөнәри осталык ярышлары беренче ел гына узмый. Савгач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Андрей Романов мондый көч сынашуларда ул нәрсәгә омтылуын һәм тагын нинди үрләргә ирешергә кирәклеген инде ничәнче тапкыр исбатлады.
Остазы Вячеслав Ипеев җитәкчелегендә Андрей осталыгын мәктәп кабинетында арттыра. Ул балта эшен 5 сыйныфта, технология буенча беренче җитди дәресләр керә башлагач ук яратып өлгерә.
Быел Андрей WorldSkills Russia Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән. Җәйге каникуллар үсмер өчен бушка узмаган: остазы Вячеслав Иванович белән Казанда тырышып эшли, күнекмәләр ала. Нәтиҗә дә озак көттерми: «Яшь профессионаллар» чемпионатлары системасы кысаларында «Junior Skills» Бөтенроссия ярышларында Андрей «Балта эше. Юниорлар» номинациясендә мактаулы икенче урынны яулады.