Россия Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләре арасында конкурс уздыра

2020 елның 25 сентябре, җомга

Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләре арасында тәрбия чараларының иң яхшы методик эшләнмәләренә дистанцион конкурс игълан итте. Аның максаты - инновацион педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату.

Конкурска һәр катнашучы бары тик бер генә тәрбия чарасы эшли ала. Шул ук вакытта чаралар тематикасы 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясендә билгеләнгән юнәлешләргә туры килергә тиеш:

- гражданлык тәрбиясе;

- патриотик тәрбия һәм Россия тиңдәшлеген формалаштыру;

- рухи һәм әхлакый тәрбия;

- мәдәни мираска тартылу;

- фәнни белемнәрне популярлаштыру;

- физик тәрбия һәм сәламәтлек культурасын формалаштыру;

- хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри үзбилгеләнеш;

- экологик тәрбия.

Катнашу өчен гаризаны 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары җибәрелгән эшләргә экспертиза ясалачак. Конкурс нәтиҗәләре 10 декабрьгә кадәр билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International