Татарстанда Worldskills катнашучыларын эшкә урнаштыру программасы эшли башлады

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Worldskills хәрәкәтендә катнашучыларны эш белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Аның төп максаты - урта һөнәри белем бирү системасына хәрәкәт лидерларын җәлеп итү. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

"Тулаем алганда, без чемпионнарыбызга ярдәм итәбез һәм эшкә урнашу мәсьәләләрендә генә түгел. Моның өчен  эшкә урнашырга ярдәм итүче программа эшләтеп җибәрдек. Ел ахырына кадәр пилот форматында аны автоматлаштырылган мәгълүмат системасы базасында эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз, әйдәп баручы оешмалар һәм предприятиеләр белән килешү төзеләчәк. Хәрәкәттә катнашучылар һәм эш тәкъдим итүчеләр порталда "шәхси кабинетларга" керә алачак ", - диде ул.

Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, республикада Европа чемпионнары һәм дөнья чемпионатлары призерлары урта һөнәри белем бирү системасында калган уңай мисаллар шактый. Алар хәзер ярышларда укытучылар яки экспертлар булып эшлиләр. Яшь профессионаллар хәрәкәтен алга таба үстерү өчен бу дәвамлылыкны югалтмау бик мөһим.

Хәрәкәттә катнашучылар һәм җиңүчеләр арасында үз эшен ачкан яшьләр дә бар. Кемдер предприятиеләрдә эшли, ләкин, шуңа да карамастан, эксперт булып тора, чемпионатларга килә һәм катнашучылар белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International