Тәрбия эше белән шөгыльләнүче педагогларга, алар укучылар белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә һәм үзләренең профессиональ үсеше белән шөгыльләнә алсын өчен, кәгазь йөкләнешне киметергә кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Түбән Новгород өлкәсе Заволжье 19 нчы мәктәп укытучысы Оксана Шумагина һәм аның укучылары белән онлайн-очрашу вакытында әйтте.
Онлайн-очрашу Россия мәктәп укучыларының "Укытучы хыялы" акциясе кысаларында узды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Оксана Шумагина министрга үзен борчыган сорауларны шәхсән үзе бирә алды.