Бөтенроссия экологик диктантны оештыру һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 15-16 ноябрендә Бөтенроссия экологик диктант узачак. Экодиктантны оештыру һәм үткәрү өчен Россия Федерациясенең һәр субъектында, шул исәптән Татарстан Республикасында, төбәк оештыру комитеты булдырылды. 

2020 елның 30 сентябрендә Казанда 2020 елда Бөтенроссия экологик диктантны оештыру һәм үткәрү буенча видеоконференция режимында оештыру комитеты киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Республика олимпиада үзәге, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге,  Казан шәһәренең "Шәһәр балалар эколого-биология үзәге"  вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International