22 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Кече сыйныфларда укыту”, “Мәктәпкәчә тәрбия бирү”, “Мәктәптә музыка укыту”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре буенча остаханәләр ачылачак. Әлеге остаханәләр "Мәгариф" илкүләм проектының "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасының "Яшь профессионаллар" федераль проектында "Матди-техник базаларының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме" гранты ярдәмендә булдырылды.
Остаханәләр булдыруның максаты - укучыларны (көллият студентларын, тыңлаучыларны) заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Россия Ворлдскиллс стандартлары нигезендә тиешле компетенцияләр буенча практик яктан әзерләү.