Казан радиомеханика көллиятендә өстенлекле компетенцияләр төркеме буенча биш яңа остаханә ачылды: универсаль станокларда эшләү; ЧПУ белән станокларда токарь эшләре; КИП метрологиясе; CAD инженер дизайны; электроника.
Остаханәләр «Мәгариф» илкүләм проектының сәнәгать һәм инженерлык технологияләре өлкәсендә «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грант алу кысаларында финанслана.
Остаханәләр инфраструктурасы һәм матди-техник җиһазлау WorldSkills инфраструктура кәгазьләре нигезендә, шулай ук остаханә интерьерларын өстенлекле компетенцияләр төркемнәре буенча брендлау концепциясе нигезендә гамәлгә ашырылды.