28 октябрьдә Әлмәт политехника техникумында мехатроника, реверсив инжиниринг, сәнәгать механикасы һәм монтажы, нефть һәм газ чыгару, сәнәгать автоматикасы компетенцияләр буенча биш остаханә ачылды. Лабораторияләр «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде.
Ачылу тантанасында Әлмәт районы хакимияте, мәгариф идарәсе, «Татнефть» ГАҖ, «Промавтоматика» ҖЧҖ вәкилләре, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, студентлар, Ворлдскиллс милли чемпионатлары призерлары һәм техникум хезмәткәрләре катнашты. Техникум укытучылары яңа җиһазларда эшләп күрсәтте белән мастер-класслар үткәрде.