Агымдагы елның 23 ноябреннән 29 ноябренә кадәр Россия субъектларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча VI милли чемпионат чаралары уза. Әлеге чемпионатның үзенчәлеге - "Абилимпикс" хәрәкәте үсеше тарихында беренче тапкыр безнең илдә ул дистанцион форматта үтә.
23 ноябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан сәүдә-икътисад техникумында булды, биредә бу көнне "Фотограф-репортер" компетенциясе буенча ярышлар узды. Моннан тыш, Казан сәүдә-икътисадый техникумы республикабызда «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерүнең региональ координация үзәге булып тора.