Татарстан Дәүләт Советында туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның IV кварталында «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурслары үткәрелде.

Конкурсларның максаты - туган телдә укытуның сыйфатын күтәрүне стимуллаштыру, әлеге эшчәнлек юнәлеше буенча гомуми белем бирү оешмалары эшенең уңай тәҗрибәсен тарату.

«Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» республика конкурсында катнашу өчен 93 гариза кергән.

«Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурсында катнашу өчен 104 гариза кергән.

Конкурсларның эксперт комиссиясе тарафыннан 2020 елның 16 октябренә кадәр заявкалар каралды, ә 2020 елның 26 октябреннән 30 октябренә кадәр муниципаль районнарга чыгып, конкурсның чираттагы этабы уздырылды.

2020 елның 11 ноябрендә Республика конкурс комиссиясе утырышында иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән мәгариф оешмалары каралды, конкурсларның җиңүчеләре билгеләнде.

Конкурсларга йомгак ясау 2020 елның 25 ноябренә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г. Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International