Илсур Һадиуллин XII Халыкара информатика турнирында җиңүчеләр белән очрашты

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  Болгариядә узган XII Халыкара информатика турнирында җиңүчеләр белән очрашты.

Турнирда Татарстан Республикасыннан 9 команда катнашты. Сайлап алуда Казан, Бөгелмә һәм Иннополис шәһәрләреннән 53 укучы көч сынашты. Алар - 5-8 сыйныф укучылары арасында информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләре һәм призерлары.

Татарстан Республикасы җыелма командасы барлыгы 14 медаль яулады: 2 алтын, 4 көмеш, 8 бронза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International