Экспертлар киләчәкнең топ-8 перспектив һөнәрләрен атады

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

"Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге экспертлары АСИ һәм "2035 университеты" белән берлектә киләчәкнең профиль стандартлары инде хәзер эшләнергә һәм кертелергә тиешле топ-8 һөнәрләрен атады.

Әлеге һөнәрләр исемлеге

Экспертлар әлеге һөнәрләр буенча кадрлар әзерләү стандартларын тизләтелгән эшләү буенча эксперименталь проектны гамәлгә ашыруга керешкән инде.

"Ворлдскиллс Россия" генераль директоры Роберт Уразов билгеләп үткәнчә, әле күптән түгел генә стандартлары 30 елга бер тапкыр яңартылган компетенцияләр булган. Мәсәлән, пешекче эше яки столяр технологияләре - бер ел эчендә алар гамәлдәге стандартларга карата 10%ка гына яңартыла.

Ә киләчәк һөнәрләр  ел саен 50%тан артыкка яңара. Эш бирүчеләргә искергән түгел, ә актуаль күнекмәләргә ия, квалификацияле белгечләр кирәк. Мондый компетенцияләргә шул исәптән киберкуркынычсызлык һ.б. керә. Сынау проектына нәкъ менә тиз үсә торган компетенцияләр блогы кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International