Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «3D турында» номинациясе буенча фәнни-техник проектларның Региональ конкурсы узды. Конкурс мәктәп укучыларын һәм студентларны проект эшчәнлегенә җәлеп итүгә; 3D-модельләштерү технологияләре ярдәмендә башкарылган макетлар, модельләр, прототиплар булдыруга ярдәм итә; эшләнгән проектларны уйлап чыгару, конструкцияләү, модельләштерү һәм гамәлгә кертү күнекмәләрен формалаштыра.
Конкурска барлыгы 40тан артык эш килгән. Чаллының «Кванториум» балалар технопаркыннан Глеб Сударев «Прототип протеза руки» проекты белән, шулай ук Азнакай Балалар иҗат үзәгеннән Нариман Латыйпов һәм Альмира Хәбипова «Блокада Ленинградын реконструкцияләү» проекты белән абсолют җиңүче булдылар.