Татарстаннан 1,5 мең укытучы предмет компетенцияләрен арттыру буенча укуда катнаша

2020 елның 5 декабре, шимбә

Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән быел Татарстанның 1,5 мең укытучысы фән һәм методик компетенцияләрне камилләштерү буенча белем ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте. «Киләчәк укытучысы» дигән федераль проектны гамәлгә ашыру илебез укытучыларының һөнәри осталыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән», - диде мәгариф һәм фән министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International