Яр Чаллы шәһәренең өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе «15 нче балалар иҗат йорты» 2019/2020 уку елына эш йомгаклары буенча физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.
Финалда Россия Федерациясенең 33 субъектыннан барлыгы 69 катнашучы чыгыш ясады. Конкурс өч этапта узды.
Чаллының 15 нче балалар иҗаты йорты «Физик культура һәм спорт өлкәсендә өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы иң яхшы муниципаль оешма» номинациясендә җиңү яулады.