Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгедә җиңгән мәктәп укучыларын бүләкләделәр

2020 елның 5 декабре, шимбә

Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгеләргә Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш килгән. Шуларның җитмеше төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча җиңүче дип табылган.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International