4-5 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк (сайлап алу) этабы узды. Анда Казан, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лениногорск, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнарыннан мәктәп укучылары катнашты.
Чара укучыларда иҗади сәләтләрне үстерү һәм хокукый дисциплиналарга кызыксыну уяту, булачак сайлаучыларның хокукый культурасын арттыру, сайлау хокукы һәм сайлау процессы өлкәсендә белем алу һәм камилләштерүгә мотивация, шулай ук олимпиаданың йомгаклау этабында катнашу өчен җиңүчеләрне ачыклау максатларында уздырылды.