Идел буе федераль округында НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасы финалында 189 укучы катнашты

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Идел буе федераль округында Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Платформа НТИ» АНО ярдәмендә «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы белән берлектә 5-7 класс өчен НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте командалы инженерлык олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Онлайн-ярышларда Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән 189 финалист катнашты.

НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасы "Һәркем өчен социаль лифтлар" федераль проекты кысаларында уздырыла. Командалы инженерлык ярышларының төп бурычларыннан берсе - талантлы укучыларга туган төбәкләрендә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International