7 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә «Олимп» профильле сменасы кысаларында экология, астрономия, төрек теле, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар әдәбияты, татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган (татар) әдәбияты буенча укыту-тренировка җыеннары узачак.
«Олимп» сменасында 2020-2021 уку елында муниципаль этапта, шулай ук 2019-2020 уку елының республика олимпиадасының бөтенроссия һәм йомгаклау этабында җиңүче һәм призёр булган республика гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары катнаша.