Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр
2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә «Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр» дигән темага семинар уздырылды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев семинарга килгән галимнәрне һәм17 районнан килгән татар, мари, удмурт, теле һәм әдәбияты укытучыларын җылы сәламләде.
Ана теле һәм әдәбияты укытучылары алдында дәреслек авторлары- Казан федераль университетының татар телен укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы Фираз Харисов, Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар. Укытучылар ФДДБС кысаларында чыккан китап авторлары Илсөяр Мияссаровага, Г.М.Сафиуллинага, Ә.Г.Мөхәммәтҗановага М.Я.Гарифуллиналарга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Удмуртия Республикасынның укытучыларның белемен күтәрү институты укытучысы Клементиев А.А., удмурт балаларының удмурт һәм татар телләрен белү дәрәҗәсе белән канәгать булуын белдерде һәм, хезмәттәшлекне дәвам иттерүне теләп, удмурт теле укытучыларын Ижевск шәһәренә конференциягә чакырды.
Семинарда ФДББС кысаларында мари, удмурт, рус, чуваш, мордва балаларына татар телен укыту проблемасы, гамәлдә булган дәреслекләр турында сөйләшенде. Эшлекле семинар оешкан төстә узды. «Дәрестә рефлексия», «ФДББС кысаларында рус телендә белем бирүче мәктәптә татар телен укыту үзенчәлекләре»,«Удмурт балаларына мәктәптә татар телен укыту үзенчәлекләре », «Мари милләтеннән булган укучыларга татар телен укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән темаларга осталык дәресләре үткәрелде. Галимнәр мәктәптә алып барыла торган уку- укыту, методик -практик юнәлешне югары бәяләделәр һәм татар телен үзләштерүне камилләштерү өлкәсендә үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз