Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Яңа стандартларга яңа таләпләр
2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
2013 нче елның 15 нче мартында Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә “Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр” дип исемләнгән Татарстан Республикасының ана теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте. Семинар Биектау, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Буа, Лаеш, Ютазы, Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Спас, Чүпрәле, Питрәч, Теләче, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары, Казан шәһәре мөгаллимнәрен бергә туплады.
Бу чараның төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт иде: белем бирү процессының төп вәкиле булган укучы һәм укытучының компетенциясен үстерү, ана телендә белем бирүче мәктәпләрнең эшчәнлеген камилләштерү, компетенцияне формалаштыруда туган төп проблемаларны уртага салып сөйләшү, Яшел Үзән шәһәре мәктәпләрендә тормышка ашырылган уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Зиннәтуллин Рәиф Кәримуллович яңа буын стандартларга керү шартларында заманча дәрескә куелган таләпләр, татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә дәүләт сәясәте, уку – укыту эшчәнлеген оештыруга якын килү турында чыгыш ясады.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, дәресләрдә укучы эшчәнлегенә төп әһәмият бирелде, ә укытучы исә ярдәмче - консультант ролендә генә булды. Хәзер яңа буын стандартлары дәрес - конспектлар урынына технологик карталар төзүне бурыч итеп куя. Осталык дәресләрендә укытучыларга шушы карталарны төзеп карарга мөмкинлек бирелде, методик ярдәм күрсәтелде.
Түгәрәк өстәл янында Казан(Идел буе) федераль университетыннан килгән галимнәр белән аралашу, киңәшләшү, борчыган проблемаларны чишү мөмкинлеге тудырылды. Алар каршысында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Төркиянең Тел гыйлеме институты әгъза - корреспонденты Фәрит Йосыпов Казан (Идел буе) федераль университетының доцентлары Олег Хисамов, Нурфия Йосыпова, Илһам Гомәров, Рифат Мирхәев үзәк тема буенча чыгыш ясадылар.
Семинарда катнашучылар бу чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыклады.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз