Россиядә иң кирәкле һөнәрләрне атадылар

2020 елның 11 декабре, җомга

2020 ел нәтиҗәләре буенча иң кирәкле һөнәрләр арасында сатулар буенча менеджер, инженерлар һәм машина йөртүчеләр, шул исәптән таксистлар бар. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Әлеге исемлектә табиблар - дүртенче урында. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук бухгалтерлар, клиентлар белән эшләүче менеджерлар, токарьлар, сәүдә вәкилләре, слесарьлар һәм сатучы-консультантлар кергән.

Тикшеренү барышында HeadHunter платформасында ел дәвамында урнаштырылган вакансияләр анализланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International